logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Киноучреждение Сармановского муниципального района»
Режим работы:
Пн-сб 8:00-20:00

“823-й километр”

“Сарман” кинотеатрында Гаилә елы кысаларында, Бөек җиңүнең 79 еллыгын каршылап район оешмалары коллективларына оештырылган чара башланып китте.
1 нче март көнне район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен “823-й километр” исемле яңа төшерелгә татарстан фильмы күрсәтелде. Сеанс алдыннан Күтәмәле авыл мәдәният йорты директоры Зиганшина Римма Амирзяновна чыгыш ясады. Ул үзләренең махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга оештырылган хәйрия фонды турында уртаклашты.
#сарманкино
#сарманрайоны
#гаиләелы