“Милли горурлык”
26 нчы сентябрь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-2 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, “Милли горурлык” исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Умка» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
#сарманкино
#киновикторина
#миллимәдәниятләрһәмтрадицияләрелы