“Милли горурлык”
24 нче октябрь көнне Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, “Милли горурлык” исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга “Царство против разбойников” исемле мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.
#сарманкино
#киновикторина
#миллимәдәниятләрһәмтрадицияләрелы